«Клубыбыз иске булса да, тулы көченә эшли»: Рус Әҗәле җирлегендә хисап сессиясе узды
Тора бит, җәмәгать! Ишелми дә, кыйшаймый да, ничәдер дистә ел элек нинди мескен хәлгә килгән булса, шул килеш тора һәм халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Әнә, Норлатның өр-яңа таштан салынган мәдәният йорты инде ремонтка мохтаҗ, ә Карашәмнең 1967 елда бурадан корылган клубы әле дә эшли.
Һәм анда, берничек тә аңлатып булмый торган, хатирәләр җылысы белән тулы дип әйтимме, үзенчәлекле атмосфера. Аны сүтсәләр, авылның тарих китабы бик матур яшьлек, мәхәббәт турында язылган битен югалтыр кебек.

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»
Рус Әҗәле җирлегенең узган елгы эшләр буенча хисап сессиясе быел да әлеге тарихи бинада узды. Һәм, әлбәттә, клуб турында сүз кузгалмый калмады. Юк, инде яңасын сорамыйлар да хәзер, әллә өметләрен өзгәннәр.
? «Клубыбыз иске булса да, тулы көченә эшли безнең, бик күп чаралар үткәрелә. Әмма, бер проектор да булса, бөтенләй яхшы булыр иде», – дип, тыйнак кына гозерләрен яңгыраттылар.
– Сезгә проектор түгел, клуб кирәгрәк әле, – диде, сессиядә катнашучы район хакимияте вәкиле Денис Лулаков. – Каратмәндә район бюджетына салдык яңа клуб. Тәгаен вәгъдә итә алмыйм, әмма, әгәр дә шул программа гамәлдә калса, сез дә дә төзелер дигән өмет бар.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Инде бер башлагач, халык күтәргән мәсьәләләрне дәвам итик.
? «Рус Әҗәлендә башня бар, ә суы эчәрлек түгел. Күршедәге Шүшермә авылыннан ташыйбыз...»
– Финанслау булса, быел җәй яңа скважина казылачак, – дип ышандырды Норлат ТКХ җитәкчесе Ленар Садриев. – Бөтен проектлары, документлары әзер.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
? «Мин Татар Әҗәленнән. Узган ел бик зур ташу булды һәм юлдагы ташларны, комны юдыртып, минем ишегалды аша узды. Хәзер йөрергә бик җайсыз, юлдагы тырпаеп калган ташларны тигезләп булмасмы икән?»
– Яз көне, карлар эрегәч, грейдер белән тигезләрбез, – диде ТКХ җитәкчесе.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
? «Татар Наратлысында ФАП юк. Шуны ясап булмасмы икән? Хәзер авылда барыбыз да диярлек олы яшьтәгеләр, бик читен ансыз».
– Бу мәсьәлә инде биредә әллә ничә ел бара. Һәр елны аңлатабыз: халык саны ФАП төзергә мөмкинлек бирми. Хәзерге вакытта фельдшер декрет ялында, Татар Әҗәлендәге фельдшер вакытлыча Татар Наратлысына да ярты ставкада эшләячәк. Кирәк вакытта «Рәхәт» социаль хезмәт күрсәтү машинасы больницага алып барачак. Хәзер диспансеризацияне дә өч көн стационарда калып узарга була, – дип аңлатты Норлат хастаханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №7 (27.02.2026) санында укырга мөмкин.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев