Китаплар да «чирли» икән
Кадерлә син китапны!
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!(Х. Шабанов)
- Кешеләр кебек китаплар да "чирли", шуңа да аларны вакытында
дәваларга кирәк. Менә китап яратучы кечкенә дусларыбыз "китап докторлары" белән әзрәк, балалар китапларына ярыша-ярыша реставрация ясадык әле. Эш барышында китапларга карата сакчыл караш булдыру, китап уку кагыйдәләрен дэ искә төшереп үттек, - дп сөйли Бакырчы авылы китапханәсе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев