Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Киң күңелле Норлат патриоты

Норлат китапханәсе ветераны, туган як тарихын өйрәнүче, каләм остасы – Розалия Бәдретдин кызы Ибраһимованы районыбыз­да белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

 

Ул Норлат авылында күп балалы гаиләдә туып үсә, кечкенәдән хезмәтне, авыл табигатен ярата, авылдашларын хөрмәт итә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Норлат китапханәсенә эшкә керде. Аның хезмәт юлы китаплар, журналлар арасында халык белән аралашып үтте. Лаеклы ялга чыкканчы без аны шул китапханәнең нурлы, ягымлы, юмарт хуҗабикәсе итеп кабул итә идек.

Розалия Ибраһимова әдәбияткә гашыйк кеше. Ул укымаган татар китабы бармы икән? Һәр язу­чы, шагыйрьне бик яхшы белә, һәр әсәрне хәтерендә тота, укучыларга акыллы киңәшләрен бирә ала.


Ул искиткеч уңган, алтын куллы хуҗабикә. Сыерын да тота, йорт кошларын да үстерә, бакчасын да карый, тәмле ашлар да пешерә, матур гөлләр дә үрчетә – белмәгән эше юк. Шул арада чаңгы киеп, туган як кырларыннан әйләнеп кайта, авылның гүзәллегенә сокланып, фоторәсемнәр төшерә, җәй җиткәч җир җиләгенә, гөмбәгә йөри. Табигать белән аралашудан туймый, шуннан күңеленә көч, җан рәхәте, илһам ала.


Розалия ханым туган якның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә өлеш кертте. 2021 елда ул Норлатның зур оешмаларының тарихын язды, фоторәсемнәр туплады. Искиткеч зур хезмәт бит бу! Авылдашлар исеменнән бик рәхмәт аңа.


Менә шундый уңган, тырыш, зыялы, тынгы белмәс, саф күңелле, мәрхәмәтле кеше ул – Розалия Бәдретдин кызы, алтын йөрәкле, киң күңелле Норлат патрио­ты. Илебезгә бәла килгәч тә читтә калмады, көн саен диярлек спорткомплекска мас­кировка сеткалары ясарга йөрде. Әле дә хәленнән килгәнчә ярдәм кулы суза. Норлат тарихына багышланган китап чыгару – аның зур хыялы.
Кадерле авылдашыбызга нык сәламәтлек, җан рәхәте, яңа идеяләр, хыяллар, бәхетле озын гомер телибез. Шундый сәләтле, тырыш, ихлас күңелле патриотыбыз белән горурланабыз.


Роза Ягудина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Розалиябез Норлатыбыз горурлыгы.Авылыбызның тарихын, авылдашларның язмышын Розалия язмаларыннан укып танышабыз.Рәхмәт Аның тынгысыз холкына,Авылына карата ихтирамына, аның кече күңелле кешелекле булып яшәүенә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      молодец!