Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КИЧӘ УЗГАН КИЧӘ

«Милләтнең анасы -тел, атасы - Каюм Насыйри» дияргә ярата иде минем әни!» - диде Каюм Насыйрига багышланган тантаналы кичәдә Рәсем конкурсы жюри әгъзасы Эдгар Филиппов, авылдашыбыз Каюм Насыйриның никадәр зур масштабтагы шәхес булуына ишарәләп.

Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышлап үткәрелгән чара, әллә ни шау-шу куптармый, Каюм бабаның үзе кебек тыйнак кына, елдагыча матур гына узып китте.

Мәгърифәтченең хезмәтләренә , туган ягына багышланган рәсем бәйгесендә республикабызның төрле районнарыннан 230 мәктәп укучысы катнашуы - фонд эшчәнлегенең нәтиҗәле бер күрсәткече.

Шаклар катып, тел шартлатып карарлык эшләр бар иде. Жюри әгъзасы , Халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, сүз уңаеннан аның Каюм Насыйриның туганы булуын да әйтергә кирәктер, иснәп тә, тел тидереп тә карады хәтта кайберләренә! Гаҗәп, буяу белән генә эшләнмәгән бит бу, янәсе! Яшел Үзән рәссамы Эдгар Филиппов та бик таләпчән белгеч булып чыкты. Юк, таләпчән түгел - гадел. Эх, дилбегә минем кулларга бирелсә, барысына да 10 ар балл куяр идем дә,барысы да җиңүче булыр иде!


Балалар шулкадәр талантлы, берсен аерып алу һич мөмкин булмаса да, Яшел Үзәннең 5 нче гимназия укучысы Камилә Вәлиева ( җитәкчесе Радик Гатауллин) эшен аеруча калку итеп күрсәтергә кирәк дип таптым әле. Татар бистәсендәге йорт фонында әле бала гына булган Каюм үзенең якыннары белән утыра.Матур бай,җете якты төсләргә буялган йорт янында борынгы фото - кичәге һәм бүгенге вакыт бәйләнешен аңлатып, Каюм Насыйриның, эшчәнлегенең мәңгелек булуын күрсәтә ул. Афәрин, Камилә! Киләчәктә дә синнән милләт күңелен кузгата торган мәгънәле хезмәтләр көтәбез!


Менә шулай, бу фоторәсемнәрдән күренгәнчә, бик җыйнак кына чара булып узды Кече Шырданда. Ә зур эшләр әнә шундый кечкенә вакыйгалардан, тыйнак чаралардан җыйнала да инде. Бер җепкә тезелгән мәрҗәннәрдән тәсбих ясалган кебек. Ә тәсбихның көчен беләсез инде!

Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев