Хөрмәтле авылдашлар, якташлар
Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Барчабызга да бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык насыйп булсын.
Ихтирам белән, Күгеш авыл җирлеге башлыгы
Альберт Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев