Кече Шырданга зур кунак килде
Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов килде.
Эшлекле визит авыл символын – Россиянең картайган агачларның Милли реестрына кертелгән уникаль талны караудан башланды. Район башлыгы Михаил Афанасьев хөрмәтле кунакка авыл буйлап экскурсия үткәрде, яңа объектларны: чәй йортын, мәчетне, музей-китапханәне күрсәтте.

Марат Готович якташыбыз Каюм Насыйри төзегән иске бинаның бүрәнәләреннән торгызылган мәчеткә аерым игътибар бирде.
Депутат шулай ук Сабантуй мәйданында һәм яңартылган яр буенда булды, алар аның матурлыгы һәм табигый барельефы белән сокланды. Экскурсия барышында Марат Әхмәтов борынгы тал янында урнашкан чишмәне төзекләндерергә тәкъдим итте. Район башлыгы тиешле проект әзерләргә әмер бирде.

Депутатның визиты авыл халкы өчен мөһим вакыйгага әверелде, алар киләчәктә дә Кече Шырданның үсешенә һәм республика хакимиятенең ярдәменә өметләнә.
Узган ялда исә Каюм Насыйри истәлегенә Коръән мәҗлесе узды. 20 августта бөек галимнең вафатына 123 ел булды. «К.Насыйриның туган җирен торгызу фонды» оештырган бу чара аның исемен, татар халкы өчен куйган бәяләп бетермәслек зур хезмәтен мәңгеләштерүдә башкарылган эшнең чираттагысы.

Ә инде 23 агустта, ягъни иртәгә, су буеннан ерак түгел урнашкан мәйданда Авыл көне гөрлиячәк. Бу көнгә шырданлылар нык әзерләнде. Яр буе танымаслык булып үзгәрде, җәяүләләр юлы барлыкка килде. Бу матурлыкны сез дә күрә аласыз. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана, рәхим итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев