Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырданда Хәтер паркын җәелдерәчәкләр

Барыбыз да белә: киләсе елда зур даталар көтелә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгын Кече Шырдан зурлап үткәрергә җыена.

 

- Бу максаттан авыл клубы артындагы участокта Хәтер паркын җәелдерергә булдылар. Биредә махсус хәрби операциядә, башка хәрби операцияләрдә катнашкан авылдашларыбызның батырлыгын күрсәтүче щитлар, Россия солдатына һәйкәл дә куелачак. Ташландык участок чистартылды, иртә язда биредә төзелеш эшләрен башлау өчен барысы да әзер. Әлеге эшне "Каюм Насыйри туган җирне торгызу"фонды директоры Асия Гобәйдуллина башлап йөри. Башлаган эшләребез уң булсын, - дип сөйли Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев