Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырданда яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты

Кече Шырдан авылында истәлекле вакыйга – яңа мәдәният йорты тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге әһәмиятле чара бөек татар галиме, мәгърифәтче, педагог, тел белгече Каюм Насыйри туган көнгә туры китереп оештырылды.

Тантаналы ачылышта Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов, «Каюм Насыйри туган ягын торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина, район музей берләшмәсе җитәкчесе Резедә Данилова, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Чара барышында Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр салынды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында да хөрмәт күрсәтелде. Бу мизгелләр чарага тирән мәгънә һәм рухи тантаналылык өстәде.

Яңа мәдәният йортында җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Кунаклар милли бизәкләр белән баетылган кул эшләре, чигүләр һәм башка эшләнмәләр белән танышты. Легендар Шырдан катыгыннан авыз итте һәм К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы кызлары әзерләгән тәмле чәй белән сыйланды. Шулай ук музей-китапханәдә урнашкан экспозиция буенча экскурсия үткәрелде.

Рәсми өлештән соң бүләкләү тантанасы узды. Мәдәният үсешенә һәм шушы бинаны булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм чарасы концерт программасы белән дәвам итте. «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы карамагындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чыгышлар тамашачылар күңелендә якты тәэсирләр калдырды. Җыр-биюләр, нәфис сүз яңа мәдәният учагының иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ачып салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев