Кече Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә үткәрде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә үткәрде

Быелгы җәй табигатьне сөендерә: яңгырлар да вакытында ява, кояш та җылыта. Әмма мондый һава торышы үләннәрнең дә тиз үсүенә сәбәпче.

Шуңа күрә мәдәният йорты территориясен тәртиптә тоту өчен хезмәт тә җитәрлек.

Ике көн дәвамында Кече Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылдашлар клуб тирәсен, койма буйларын чабып, чистартып өмә үткәрде. Бергәләп эшләгәндә һәр эш тә тизрәк һәм күңеллерәк бара!

Бу хакта Кече Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров хәбәр итә.


Нет комментариев