Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Казанда Бөтенроссия «Туган тел» форумы Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында узды

Рәисебез үзенең чыгышында бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан алып барыла торган зур эшне дә атап үтте. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы сәламләде.

Форумда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының  туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре методистлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар. 

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Мәгариф һәм фән министрлыгы күкрәк билгеләре, Бөтендөнья татар конгрессы медальләре тапшырылды. Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Республика премияләре тапшырылды. 


Р. Фәхреддин премиясенә  Яшел Үзәннең Осиново бистәсе С. К. Гыйматдинов исемендәге татар гимназиясе ия булды. 


Югары дәрәҗәле премия иясенә лаек булган татар гимназиясен котлыйбыз. Гимназия директоры Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова җитәкчелегендә эшләүче тырыш коллективка балаларны милли мөхиттә тәрбияләүдә, туган телдә белем бирүдә зур уңышлар, югары дәрәҗәләргә ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев