Карлы яңгыр, моңсу көзге көннәр торуга карамастан, Норлат волонтерларының күңеле күтәренке, чөнки алар изге эшкә шатланып йөри
***
-15 волонтерыбыз хәйрия эшенә җыелды. Эш аларның оста кулларында кайнап торган. 8 маскировка челтәре, 120 окоп шәмнәре ясарга өлгердек, шулай ук тактик носилкалар, мендәр тышлары тектек. Безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез Фәрит Зыятдинов Казаннан 5 төргәк махсус тукыма, кирәкле фурнитура алып кайтты һәм волонтерларга хезмәтләре, бердәмлеге, тырышлыгы өчен рәхмәтен белдерде.
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров рәхмәт йөзеннән чәйгә пироглар алып килде. Аның игътибары һәм кайгыртуы бер елдан артык җиңү өчен эшләүче тыл хезмәтчәннәренә бик тә мөһим.
Тагын бер шатлыклы вакыйга булды - Норлат мәктәбен тәмамлаган Адель Әхмәтҗанов белән очрашу. Ялга кайтуның беренче көнендә үк ул туган мәктәбенә һәм "Халык фронты"ның Норлат волонтерларын күрергә килде. Ул аларга фронтка ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Без исә аның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, - дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев