Каратмән мәчете ишекләре һәрвакыт ачык
Карәтмәндә минем шәкертләр кышкы каникулда балалар белән мәчеткә җыелып, әхлак тәрбиясе биргәннәр, дин буенча сорау-җаваплар оештырып, сурәләр өйрәнеп, мастер-класслар үткәргәннәр.
ДИНГӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР
Әлбәттә, бу эшнең башында Әхтәм хәзрәт Ибраһимов тора. Балаларга, җаен табып, Яңа ел бүләкләрен әзерләүче дә ул. Инде авылның абыстае Нәзифә ханым Заһидуллина, элек укытучы булып эшләгәнлектән, тәҗрибәсе зур, бу изге гамәлне башлап йөрүче. Биш онык әбисе үзе бөтенесенә үрнәк булгач, билгеле, кунакка кайткан оныклары аңа ияреп, иң беренчеләрдән булып, мәчеткә килә. «Оясында ни күрсә, очканында шуны күрер», – ди халкыбыз. Иң элек Нәзифә кебек дин юлында булу кирәк! Аның уң кулы – уңган шәкертебез Флера Зәйнуллина. Флера яулык бәйләү серләрен күрсәтә, чәй табыны әзерләргә дә өлгерә, шундый җитез…
Каратмән зур авыл түгел. Балалар да аз, шулай булса да, каникулга кайтучыларны җыю, кызыксындыру әмәлен тапканнар. Һәм алар бөтен эшне күмәк башкара. Бу юлы да кемнең оныклары йөри, бар да тәмле ризыклар пешереп килгән.
Тагын бер шәкертебез Динә – укучыларым арасында иң яше. Ул мөлаем, тыйнак, бик күзгә чалынырга яратмый, бар эшне җиренә җиткерүче. Бу сыйфатлар аңа әтисе Әхтәм хәзрәттән күчкән булса кирәк. Балаларны шушылай җыюга аның да өлеше кергән. Шулай ук авылның бик уңган бер кешесе – Нурия Сафиуллина, мондый мәчеттә оештырылган эшләрдән бер дә читтә калмый, йөгерә-йөгерә булыша. Барысына да Аллаһның рәхмәтләре яусын. Балаларын мәчеткә йөрткән Миләүшә, Рәис-Ләйсәннәргә дә рәхмәт. Бу эш дәвамлы булыр дип өметләнәм. Әәмиин!
МИГЪРАҖ КИЧӘСЕ
Карәтмән мәчете халык белән гел тыгыз элемтәдә. Бу юлы Мигъраҗ кичәсенә җыелдылар. Әхтәм хәзрәт мәдрәсәдә укучы кызларга кайчан мөрәҗәгать итсә дә, алар, рәхмәт яугырлары, шунда ук киңәшләшеп, төрле дини бәйрәмнәрне үткәрергә әзер. Аларга Нурия, ике Люция дә бик теләп булыша.
Бу Мигъраҗ кичәсе дә бик матур үтте. Күрше авыл кунаклары арасында Күлбаштан Фәридә остаз да бар иде.
Кичә, кечкенә Мәрьямнең, Каюм абыйның сурәләр укуы белән башланды. Аннан әрвахларга, дөньяга тынычлык теләп, догалар кылынды. Әхтәм хәзрәт Ибраһимов Мигъраҗ турында вәгазь сөйләде. Фәридә ханым мөгаллимә, остаз буларак, эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Авыл халкына бердәмлекләре, кунакчыл булулары, матур мәчет-мәдрәсәләре өчен рәхмәт белдерде.
Соңыннан тәмле сыйлы, корбан ашлы чәй табыны артында дин нигезләре, бигрәк тә намаз турында җылы сөйләшүләр алып барылды, мөнәҗәт әйтелде. Күңелле кичә өчен барлык оештыручыларга, булышучыларга, катнашучыларга Аллаһ рәхмәтен иңдерсен. Әәмиин!
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев