Карашәмдә кечкенә Сабантуй узды
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Карашәм авылында балалар өчен онытылмаслык бәйрәм узды.
Биредә нәниләр өчен «Солнечное лето» дип аталган уен-күңел ачу программасы оештырылды.
Бәйрәм нәкъ менә кечкенә генә Сабантуйны хәтерләтте! Балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, ярыштылар һәм бергәләп күңел ачтылар.
«Төрле уеннар уйнап, күңел ачып, бу көнне бик рәхәт һәм күңелле уздырдык!» — дип уртаклаша Карашәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Балачак бәхетеле, җәйләр күңелле һәм кояшлы булсын! Җәйге каникуллар башлану белән сезне, нәни дусларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев