Карашәм авылында Өлкәннәр көнен билгеләделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында Өлкәннәр көнен билгеләделәр

1 октябрь — Өлкәннәр көне. Бу көн — өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү, аларга җылы сүзләр әйтү, күңелләрен күтәрү өчен матур сәбәп.

Карашәм авылында да әлеге уңайдан күңелле бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм өстәле артында кунаклар бер-берсен котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, җырладылар, аралаштылар, үткән елларны искә алдылар. Шулай ук төрле викториналарда һәм кызыклы ярышларда актив катнаштылар.

- Бәйрәмдә бер генә кеше дә игътибарсыз калмады. Елмаюлар, шаярулар һәм күтәренке кәеф чараның матур бизәге булды. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле көннәр, якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп, озын-озак гомер итүләрен теләдек, — дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.


Нет комментариев