Карашәм авылы зиратында өмә узды
***
- Бәйрәм ялларында безнең Карашәм авылы халкы бергә җыелып зиратта өмә үткәрде. Каберлекләрне чистартып, ауган агачларны кисеп, тирә- юннәрен тәртипкә китерделәр. Мәңгелек йортыбызны карап тору һәркемнен изге бурычы. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, - дип яза Карашәм авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Афәрин, райондашлар. Чыннан да зиратларны төзек һәм чиста тоту барча халыкларның бурычы. Халкыбызда бик төгәл әйтелә торган сүз бар: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев