Карашәм авылы мәдәният йортында балалар канатлы нәни дусларыбызга җимлекләр ясаган
Кышын салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек.
Карашәм авылы мәдәният йртында балалар кошларга җимлекләр ясап, аларны агачларга элде. Балалар белән кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында әңгәмәләр үткәргәннәр. Шулай ук балалар кышлаучы кошларның күптөрлелеге турында белеп, кошларны аларның үзенчәлекләре буенча аерырга өйрәнгәннәр.
Кыш көне кошларның яшәү рәвешен һәм тәртибен өйрәнеп, балалар түбәндәге нәтиҗә ясады: әгәр дә даими рәвештә кышлаучы кошларны ашатсаң һәм шул рәвешле аларга салкын чор кичерергә булышсаң, аларның санын саклап калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев