Карамалы Тау бистәсендә фаҗига
Янгын корбаннары арта
Янгында һәлак булган яшел үзәнлеләр исемлеге тагын бер үлем очрагы белән тулыланды.
Соңгы очрак 13 октябрьдә – җомга көнне Карамалы Тау бистәсендә була. Панфилов урамындагы янган йортны күршеләре төнлә, ут өйне ялмап алган вакытта күрә. Алар янгын сүндерүчеләргә анда кеше булырга мөмкинлеген хәбәр итә.
Чынлап та, янгында нык зыян күргән 42 яшьлек ир-атның гәүдәсен коткаручылар йортның эчке ягында, ишек төбендә таба. Хуҗасының өйдән чыгарга тырышкан булуы ихтимал, әмма булдыра гына алмаган. Күршеләре әйтүенчә, һәлак булучы берүзе яшәгән, тыныч һәм конфликтсыз булган, тик кичләрен салгалаган, өстәвенә тәмәке тарткан. Нәкъ менә бу очракта да йоклап киткән ирнең сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары фаразлаулары буенча, янгын чыгуга һәм йорт хуҗасының үлеменә китергән.
Ел башыннан Яшел Үзән районы территориясендә барлыгы 198 янгын очрагы теркәлә, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак була. Хәзер, салкыннар башлангач, янгыннар ешрак чыга. Күп вакыт аларга төзексез мичләр, электр белән җылыту приборлары, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре сәбәпче була.
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны иминлек чараларын истә тотарга, үз милке һәм гаиләләре турында кайгыртырга чакыра! Ут белән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев