Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗа авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды

Хөрмәтле өлкән буын авылдашларыбыз! Сезне тагын бер кат матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Шул уңайдан мәдәният йортында 75 кешелек бәйрәм мәҗлесе гөрләп үтте.

Бик зур рәхмәт сезнең барыгызга да хөрмәт итеп, зурлап, күчтәнәчләр белән килгәнегез өчен! Алып килгән күчтәнәчләрегезнең күп өлешен бүгенге көндә килергә мөмкинлекләре булмаган авылдашларыбызга тапшырдык.

Шулай ук зур рәхмәтебез бу бәйрәмгә үз өлешләрен керткән Карагуҗа авылы егетләренә, Илсөяр апа һәм Ильдар абый Гыйбадуллиннарга, Дания апа Зиганшинага, авыл Советы башлыгы Гөлчәчәк Илһамовнага, авыл депутаты Руслан Кәримовка һәм акчалата ярдәм күрсәткән авылдашларга.

Шулай ук мең рәхмәтләр клуб директоры Миләүшә апага! Ул бүген килгән кунакларга затлы артистлардан торган (Марсель Вәгыйзов, Нурзадә, Салават җыр театры) концерт оештырды. Мондый матур һәм дәрәҗәле артистлар белән ул гына элемтәдә һәм ул гына аларны безнең клубка кайтара.

Гомумән, бу бәйрәмгә үз өлешен керткән һәркемгә (активист кызларыбыз Әлфинур апа, Фирдисә апа, Дания апа Камалиева, Фәния апа Мортазина, Венера Хөснуллина) меңнән-мең рәхмәт! Мондый масштабтагы бәйрәм бары тик Карагуҗа авылында гына үтә. Әле тагын озак еллар, исән-сау булып, кайгы-хәсрәт күрми, бердәмлектә яшәргә язсын безгә дә, сезгә дә!

Эльза Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев