Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каппель отряды Шырданга юл тота

(«Гражданнар сугышы ялкыны безнен якларда» язмасының дәвамы).

Полковник Вырыпаев җитәкчелеген дәге каппельчыларның бер өлеше Шырданга якынлашып килә. 320 кешедән торган отряд, Төрләмәне туздырганнан соң, ахрысы, берничә төркемгә бүленә. Бер төркем тимер юл буенча бара. Шул ук көнне икенче зур булмаган аклар төркеме Олы Ачасырга керә. Алар монда мәктәп директоры булып эшләгән Марс Мәгъсүмовның бабасы йортына («тырыс» Әдияте авылда бик тә абруйлы кеше, староста ролен үти торган була) туктала. Сәкегә утырышып, тавык ашы ашыйлар. Алар үзләрен бик тәртипле тота, ашаган өчен акча да бирә.

Мин күп кенә документаль язмаларны карап чыктым. Ни өчен татар авылларында кешеләрне рәнҗетмәгәннәр соң болар? Моңа төгәл җавап юк билгеле. Каппельчылар Самарадан Казанга күтәрелгәндә сугыш белән кайбер татар авыллары аша уза. «Бөтенесендә безгә ачык йөз һәм сый күрсәттеләр, – диеп яза мемуарларында генерал Каппель. – Кызылларның аларны ничек итеп мыскыллауларын, талау ларын һәм җәзалауларын сөйләделәр. Үзләре үк качкын кызылларны тотып безгә тапшырдылар». Бәлки татарларга карата булган мөнәсәбәт шушыннан калгандыр. Болар, билгеле, кызыл-совет пропагандасына бик үк туры килми. Ачасырда бер кешегә, рәхмәт йөзеннән, винтовка да калдыралар. Бу кеше винтовканы мич астына яшереп куя һәм вакытлар үткәч Бишбатман урысларына сата. Белгән булсалар икән, акларның Төрләмәдә нәрсәләр кылганнарын? Ә икенче көнне Канаштан килүче 4нче латыш полкы Урысбагада, Ачасырда туктап тора. Әбием сөйли иде: «... быргы уйный башлады, солдатлар бик тиз үзләренең булган эшләрен ташлап, җыенырга кереште». Бу хәл 29 август көнне булган булса кирәк, чөнки Урысбага авылында башка вакытта хәрбиләр тукталганы билгеле түгел. Бу көнне Вязовойга Канаштан 4нче латыш полкы килә.

Атлылар һәм пехота булгандыр инде. Марс Маликовичның әбисе сөйли торган булган, Ачасырда шулай ук кызыллар да туктаган. Шул ук 4нче латыш полкының солдатлары булгандыр ахырысы. Алар да, рәхмәт йөзеннән, винтовка калдыра.
Шулай ук яңа тикшерүләрдән соң, Марс Мәгъсүмовның исендә калган кешеләр сөйләгәненә караганда, каппельчылар Зөя елгасы аша Мулла Иленә килеп чыккан. Бәлки бу аларның бер отряды гына булгандыр. Генерал Каппель истәлекләрендә 27 август төнне баржалар Идел буендагы ике пристаньга туктый. Берсе

– Ташевка, икенчесе – Шеланга. Болардан турыга барсаң, чыннан да Мулла Иле тирәсенә чыгарга була. Аклар Мулла Илендә кешеләрдән 10-15әр сумга (ул заман өчен бик тә яхшы сумма иде, диеп яза Каппель) яхшы атлар сатып ала һәм Зөя елгасы буеннан баручы юл аша өскә таба күтәрелә башлый. Алдан язганымча, Бишбатман янында бу группировка (1200 кеше) 3 отрядка бүленә. Вырыпаев истәлекләрендә бер көндә 90 верст (96 км) юл уздык, диеп яза. Бу әлеге

Шелангадан алып, Төрләмә аша Шырданга кадәр юл шулай килеп чыга да. Ярты верст (533 метр) алда дозорныйлар (разведка) барды, ди.
Урысбагага әйләнеп кайтыйк. әбием Фатыйма Сәйфуллина сөйләгәннәрдән: «Кайбер кешеләр Төрләмәдәге каты шартлаулардан соң, китәр өчен, әйбер ләрен җыярга кереште. Кемнәрдер ат арбасына, икенчеләре кул арбаларына төйи башлады. Без, күрше Хәйчабану белән нәрсә эшләргә дә белмичә урамда басып торабыз. Минем кул арбасына утырган 2 яшьлек Солтан һавага бармагы белән күрсәтеп, «әчек, әчек» дия башлады. Һавада ниндидер чатыр-потыр килгән тавыш ишетелә. Өскә карасак – яраплан очып килә. Ул авыл өстендә борылып Төрләмә ягына таба китте».

Төрләмәдәге шартлау Вязовойда да ишетелә. Никтер бу тавышка анда торучы Свияжск группасы хәрбиләренең артык исе китми. Шулай да, очучы Гусев белән күзәтүче Конкинны 17-18 сәгатьләр арасында «Фарман» самолеты белән Төрләмәгә разведкага җибәрәләр. Менә шуларны әбием күргән дә инде. Бу 1918 елның 28 август көне. Шул вакытта Вязовойда Троцкийның бронепоезды тора. Бу ике паровоз тарта торган 15 вагонлы состав. Ул 232 кешелек латыш һәм эстон сугышчылары тарафыннан саклана.

Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев