Каникуллар күңелле уза
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каникуллар күңелле уза

Норлат мәктәбендә оештырылган лагерьга йөрүче балаларның каникулы аеруча күңелле уза.

Көн дә төрледән-төрле чаралар, программалар каралган. Ә иң мөһиме – аралашу, вакытны файдалы итеп уздыралар.

Әле шушы көннәрдә генә Зөя утрау шәһәрчегенә экскурсиягә барганнар. Онытылмаслык тәэсирләр алып кайтканнар. Укытучыларына рәхмәт инде!

Ә сезнең балаларыгызның җәйге ялы ничек уза?


Нет комментариев