Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кәче белән Яке сукмаклары кисеште

Әйе, бу ике авылның тарих сукмаклары кисешкән урын – Яке зиратында булып чыкты.

Күптән түгел мин Яшел Үзән район газетасына түбәндәге үтенеч хаты белән чыккан идем.

«Хөрмәтле, редакция! Тарих сукмаклары мине Яшел Үзән районы Олы Яке авылы тарафына алып килде. М.Гариф (1852) мулла, тумышы белән Арча районының Кәче авылыннан – борынгы муллалар нәселеннән. 1878 –1888 елларда туган авылында муллалык итә. Аннан Казан хәрби гарнизоны мулласы итеп күчерелә, соңыннан Яшел Үзән районы Олы Яке авылында яши булса кирәк. Чөнки 1931 елда М. Гарифның һәм улы Мөһәммәтгалинең (1881) кулга алынулары һәм тиз арада иреккә чыгарылулары билгеле. Олы Яке авылында әлеге гаиләнең нәсел дәвамчылары юкмы? Бәлки аларның алдагы язмыш­лары турында хәбәрләр бардыр. Ихтирам белән Закиров Фоат, Кәче авылы».

Хатыма өстәп шушы яңалыкны әйтә алам, Мөхәммәтгариф бине Мөхәммәтлатыйф Габделвәлиев мулла 1878 елның 16 гыйнварында Ямаширмә авылы мулласы Сираҗетдинның кече кызы Бибихәдичәгә никахлана. Ул вакытта кызга – 18, егеткә 22 яшь булган, диелә. Биредә тарихи белешмә биреп китү дөрес булыр: Сираҗетдин мулланың олы кызы Бибигафифә (1840/41–1885) – Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең (1842/43–1886) беренче хатыны. Бибигафифә үлгәч, Мөхәммәтгариф Өчиле авылындагы Зиннәтулла хәзрәтнең беренче кызы Мәмдүдәгә өйләнә. 1886 елда Габдулла (татарның булачак бөек шәхесе – Габдулла Тукай) туа. Димәк, Кәче Мөхәммәтгариф белән Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф «баҗайлар» булып чыга.


«Яшел Үзән» газетасы икенче көнне үк Олы Яке җәмәгатьчелегенә гозеремне җиткерде. Хатымны көтеп торганнар диярсең, ни хикмәт, шул ук көнне авыл халкыннан (Мөхәммәдъяровлар нәселе Мөршидәдән, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилиядән) кесә телефоны аша хатлар килеп төште. Хәтта күршедәге Бишнә авылының да бер чибәре шалтыратты – барысы да теләктәшлек белдерә, ярдәм итәргә әзерләр! Минем өчен көтелмәгән күренеш – тарихын гына түгел, ә бәлки туган телен дә кирәксезгә санаган аумакайлар заманында, авылларының үткәне белән кызыксынган, тарихи хәбәрләргә сусаган мәгънәле кешеләр дә бар икән әле Якедә! Шуңа күрә миңа бәхет елмайды да инде.


...Якедә яшәүче Сафиуллиннар гаиләсе (Хафиз уллары, Гөлгенә һәм Хафизның бертуган сеңлесе Сәлимә) инде ничә еллар билгесез бер борынгы каберлекне чардуган куеп саклыйлар, хөрмәт белән карап-чистартып торалар. Каберташы яхшы сакланганлыктан, ташка уелган гарәп язуын да кешесен табып укытканнар (ташның фотосы да, таштагы язуларның татарчага тәрҗемәсе дә Сәлимә ханымда саклана). Әлеге каберлек мин эзләгән авылдашымныкы булып чыкты – Мөхәммәтгариф мулла 1932 елда Якедә вафат булып, Сафиуллиннар җыены янында җирләнгән икән. Олы Якедә яшәүче Сәлимә ханым Сафиуллина миңа менә шуларны хәбәр итте.
Шулай итеп, авылдашым Мөхәммәтгариф мулланың нәсел дәвамчыларын Яке авылында таба алмасалар да, язмышын ачыкларга һәм каберен табарга булыштылар. Зур рәхмәт Сезгә, мәгънәле Яке халкы!


Фоат Закиров.
Арча районы Кәче авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев