Юынчыда клуб кайчан булыр?
Акъегет җирлеге халкы хисап сессиясендә күңелен бушатты.
Илсөя Садыйкова фотолары
Ел башында традиция буенча районыбыз авылларында хисап сессияләре уза. Аның иң беренчесенә – Акъегет авыл җирлегендә старт бирелде.
Юынчы мәдәният йорты мөдире Әсхәт Садыйков – яңа җирлек башлыгы. Ул җитәкче вазифасына узган ел кереште. Өч авыл һәм анда яшәүче халыкның тормышы өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алган кеше буларак чыгыш ясаганда азрак дулкынлануы сизелде. Әмма, «беренче коймак төерле була» дигән фикер бу юлы акланмады, дияр идем. Чөнки ул биредә – үз кеше.

Җирлек башлыгы үз докладында узган ел башкарылган эшләрнең иң күләмлеләренә тукталды, кайберләрен газета укучыларга да тәкъдим итәм:
«Чиста су» программасы нигезендә Акъегет авылында су башнясы алыштырылды;
• республика программасы ярдәмендә Акъегет авылында 1,5 млн сумлык спорт мәйданчыгы булдырылды;
• республика программасы кысаларында Акъегетнең Ленин урамында (Киров урамыннан Чишмә урамына кадәр) 1,9 млн сумлык юл салынды;
• республика программасы ярдәмендә Акъегетнең Кооператив урамында (Чишмә урамыннан Гагарин урамына кадәр) 2,1 млн сумлык юл ремонтланды;
• үзсалым акчасы өч авылдан да кеше башына 1000 сум күләмендә җыелды. Дәүләт ярдәмен дә өстәп, әлеге акчага юллар яңартылды, чүп контейнерлары алынды, калган сумма җирлекне төзекләндерүгә тотылды;
• 2025 елда Акъегет авылында яңа күпфункцияле үзәк төзелде. Анда 200 урынлык мәдәният йорты, китапханә һәм җирле үзидарә урнашачак.

– Узган ел шактый күләмдә эш башкарылды. Быел тагын да күбрәк планлаштырылды. Юлларны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерәбез, – диде Әсхәт Садыйков. – Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Мобилизацияләнгән якташларга ярдәм бер генә минутка да тукталмый. Акъегет, Бакырчы мәктәп коллективлары һәм авыл халкы ярдәме белән ел дәвамында җылы киемнәр, азык-төлек, медикаментлар сатып алынды. МХО сугышчыларының гаиләләре утын белән тәэмин ителде. Безнең җирлектән киткән егетләргә матди ярдәм буларак 316 370 сум акча җыелды. Әлеге акчага хәрбиләр өчен кирәкле товарлар алынды. Үз көчләре белән гуманитар ярдәмне илтеп тапшыруны оештырган Айнур Мозаффаровка, Альберт Бикмуллинга, Илдар Хәмитовка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезнең исән-имин кайтуларын көтәбез. Алда зур бурычлар тора. Бердәм булганда барысын да үти алырбыз, дип өметләнеп калам, – дип сүзен тәмамлады авыл җирлеге башлыгы.

Авылның мәдәни тормышы белән сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова таныштырды. Яңа мәдәният йорты төзелгәнче, бинабыз юк дип, коллектив кул кушырып утырмый. Мәктәптә, урамда, өйләрдә төрле чаралар үткәреп торалар. Аларның активлыгына исең китәрлек, иң мөһиме – авыл халкы бердәм булып катнаша: олысы да, кечесе дә. Киләчәктә яңа мәдәният йортында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Чыгышлар тәмам, димәк, сорауларга күчәр чак җитте. Юынчыдан пенсионер укытучы Гөлсинә апа Борһанова яңа башлык эшчәнлегенә бәя биреп, соравын да җиткерде:
– Әсхәт, башлык булмаган чакта да авылның үсеше, халкы өчен тырышып йөргән кеше ул. Урам баганаларына ут өстәде, рәхмәт. Инде ел саен бер үк сорауны күтәрәбез: Юынчыда клуб кайчан булыр? Бәлки, аңа ремонт кына кирәктер? Ул бина салкын, анда репетицияләр дә ясап булмый.

Зеленодольск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты, әмма күңелне җылытырлык сүзләр ишетелмәде. Бүгенге көндә социаль объектлар төзүгә рөхсәт авылда яшәүче халык санына карап бирелә. Быел күпфункцияле үзәк Акъегеттә ачылачак. Ә менә Юынчыда яңа клуб төзелерме – билгесез. Проекты бар, дип ышандыралар. Әмма газета укучыларны «булачак, көтегез» дип алдыйсым килми. Өметне өзәргә ярамый, әлбәттә. Яңа клуб салыну өчен район буенча Карашәм, Олы Шырдан, Юынчы авыллары чиратта тора. Халык саны аз дип кенә нәтиҗә чыгару да дөрес түгел: кечкенә авылларда яшәүчеләрнең дә башка райондашларыбыз кебек заманча, җылы бинада концерт карыйсы, күңел ачасы килә.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын Газетабызның №2 (23 гыйнвар, 2026 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев