Бәйрәм авылдашларны берләштерде, хезмәтнең кадерен тоярга һәм көзге муллыкка сөенергә мөмкинлек бирде.
Татар халык календарендә көзге көн белән төн тигезлеге чорына туры килгән бу бәйрәм — көзге уңышны җыеп алып, урак өсте тәмамланып, игеннәр амбарларга тутырылгач үткәрелә торган төп тантаналарның берсе.
Уңыш бәйрәме — җиргә, хезмәткә хөрмәтне, муллыкка сөенүне чагылдырган матур традиция. Бәйрәм барышында авыл халкы көзге уңышның муллыгын тәкъдим итте, үзләренең бакчаларында һәм кырларында үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм игеннәр белән таныштырды.
Чарада авылның хезмәт сөючән кешеләре, игенчеләре, бакчачылары хөрмәтләнде. Аларга рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды: татар халык җырлары яңгырады, шигырьләр сөйләнде, күңелле уеннар уйналды.
– Уңыш бәйрәме авылдашларны берләштерүдә, милли традицияләрне саклауда һәм яшь буынга хезмәтнең кадерен җиткерүдә мөһим роль уйнады. Мондый чаралар авыл тормышын баета, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне ныгыта, – дип белдерде Сүнчәләй мәдәният йорты мөдире Гөлназ Хәйруллина.
Нет комментариев