«Юл ясыйлар!» – авыл халкының күптән көткән сөенече
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Юл ясыйлар!» – авыл халкының күптән көткән сөенече

«Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмиләр. Машина белән еш йөргән кеше моны үз җилкәсендә сынап белә. Бер чокырдан котылып өлгермисең – икенчесе каршыңа килеп чыга. Караңгыда исә юлдагы «көтелмәгән тозакларны» күреп тә булмый. Тәгәрмәчең өчен борчыласың, машинаның астын бәрдермәгәе дип куркасың…

Татар Әҗәле белән Мамадыш-Әкил (рәсми юл Татар Әҗәле – Күгәй трассасы дип йөртелә) арасындагы юлдан йөрүчеләргә бу хисләр аеруча таныш. Юлның кайбер урыннарында чокыр-чакырлар шактый иде. Ә хәрәкәт исә елдан-ел арта. Ял көннәрендә генә дә авылда бер урам тыкрыгында 15тән артык транспорт очратырга мөмкин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Хәзер барыбыз да диярлек машинада йөрибез. Бу – заман таләбе. Эшкә, кибеткә, кунакка, башка авылга – һәр җиргә транспорт белән барып җитәргә күнектек. Әмма, машиналар күбәйгән саен, юлларга да игътибар кирәк. Төзек юл – иң беренче чиратта, уңайлык кына түгел, иминлек тә бит.

«Юл ясыйлар!»

Узган атнада авылга кайтып барганда, юлда эшләүче техниканы күргәч, күңелгә җылы керде.

Юл ясыйлар!

Шул мизгелдә юлны төзекләндерүче егетләр янына төшеп, чын күңелдән рәхмәт әйтәсе, хәтта кочаклыйсы килде. Чөнки бу юлдан көн саен йөргән кеше өчен аның төзекләндерелүе – кечкенә генә хәбәр түгел, зур сөенеч.

Баксаң, эшне «Волгодорстрой» филиалының «Норлатдорстрой» ҖЧШ хезмәткәрләре башкара икән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Инде җәелгән юлның күләмен саннар да күрсәтә. Асфальт катламы түбәндәге участокларда яңартылган:

  • км 2+239 – км 2+766;
  • км 3+078 – км 3+308;
  • км 9+071 – км 9+131.

«Юлның асфальт катламын җәюне санаулы көннәр эчендә башкарып чыктык. Әмма моның белән генә эшләр тәмамланмады. Хәзер юл кырыйларын төзекләндерү, башка вак-төяк нәрсәләрне башкару дәвам итә», – дип сөйли эш барышын җитәкләүче мастер Илнур Хәялиев.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Халык көткән үзгәреш

Юлның начар хәле, әлбәттә инде, беренче чиратта, шуннан йөрүче халыкны да борчыган. Бу мәсьәлә буенча авыл җирлегенә мөрәҗәгать итүчеләр дә булган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин юлның төзекләндерелүенә шатлыгын белдерде:

– Бүгенге көндә, ниһаять, халыкны борчыган юл мәсьәләсе чишелде. «Норлатдорстрой» егетләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Өч көн эчендә юлны ямап, ясап та куйдылар. Хәзер инде исән-имин генә йөрергә язсын, – диде ул.

Чыннан да, юл төзек булса, күңел дә тыныч. Машина тәгәрмәче чокырга төшеп китәрме, машинага зыян килмәсме, дип, борчылып торасы юк. Иң мөһиме – юлдан хәвеф-хәтәрсез кайтып җитү.

«Егетләр молодцы! Бирелгән срокта юлны эшләп куйдылар, инде хезмәтебезне кабул да итеп киттеләр, Ал лаһ ка шөкер», – диде телефон аша әң гәмә вакытында «Норлатдорстрой» ҖЧҖ директоры Зөфәр Әбзалетдинов.

Әмма бер нәрсәне дә онытмыйк: юллар яхшырды дип, тизлекне артты рырга ярамый. Төзек юл да игътибар, сабырлык һәм юл кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.

Юл – уртак. Аның иминлеге һәркемгә бәйле.

Юлларыгыз һәрчак тигез, сикәлтәсез булсын! Ә һәр сәфәрегез исән-имин тәмамлансын.


Нет комментариев