Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җирнең чын хуҗалары

Күгәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Күгәй күмәк хуҗалыгында эшләүче ир-егетләребез катнашында «Җирнең чын хуҗалары» дип исемләнгән КВН-тамаша булып узды.

Кичәне үзенең изге теләкләре белән авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова ачып җибәрде. Ир-егет ләребез ике командага бүленеп, төрле сынауларда катнашты: төз атуда ярыштылар, токмач та кистеләр, иттарткычны да сүтеп-җый дылар, җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Тырыш механизаторларыбыз – көчле рухлы, кыю, җитез, сизгер, үзләренең ир-егетләрнең солтаны булуын тагын бер кат исбатлады. Конкурс тигез исәп белән тәмамланды.

Әйе, авыл хуҗалыгы тырыш ир- егетләребезгә бай. Безнең Күгәй механизаторлары һәрвакыт эшкә сәләтле булулары белән аерылып тора. Алар басу-кырларда көйле, оста эшлиләр. Эш тәҗрибәләре зур, 30-40 ел туган җиребез кырларын иңлиләр. Шуңа да техниканы биш бармаклары кебек беләләр. Кайберәүләренең техникасы үзләре белән бер яшьтә. Ә бу искене иярләр өчен бик зур тырышлык, техниканың нечкәлекләрен белү осталыгы сорала. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше һәрвакыт авыр булды. Максатчан, үҗәт, ә иң мөһиме туган авылларын яраткан кеше генә җирдә эшли ала. Колхозлар таралганнан соң күпләр акча эшләү нияте белән читкә китте. Ә күмәк хуҗалыкта калганнарын мин «Җирнең чын хуҗалары» дип атыйсым килә. Чөнки алар: «Без тормышыбызны авылдан, техникадан башка күз алдыбызга да китерә алмыйбыз», – диләр.

Әйе, кеше күңеле өчен туган җирнең газиз туфрагыннан да изгерәк нәрсә юк. Алар мәдәният йортына килгәч тә, кышкы уҗымнар матур булып тишелсеннәр, дип борчылып сөйләшеп алды. Бүгенгесе көндә алар язгы чәчүгә әзерләнә. Туфрак эшкәтү коралларын, чәчкечләрне карый. Чәчү вакыты игенче өчен олы сынау, уңышка нигез салу чоры. Алар: «Иң мөһиме техника ватылмасын, үзебездән торганын без эшләрбез, тырышыр быз», – ди. Чәчү, урып-җыю чорында алар таң белән бергә уянып, кырга ашыга, бакчаңдагы бәрәңге утыртылганмы, юкмы – аларны ул кызыксындырмый. Иң беренче күмәк хуҗалык эше тоткарланмасын.

Чыннан да, авылның язмышы, яшәү рәвеше сезнең тынгысыз хезмәтегезгә бәйле. Тырыш механизаторларыбызга Күгәй күмәк хуҗалыгына керткән намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хаты тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз! Авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә һәм үзегезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын.

Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев