Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җиргә булган мәхәббәт Бишнә киләчәгенә ышаныч өсти: Фермер хуҗалыкларның артуы сөенечле

Күңелле дә инде яңа, заманча, якты биналарга килүе. Сүзем Бишнә мәдәният йорты хакында. Ниһаять, ике елдан артык барган капиталь ремонт тәмам. Димәк, биредә җиң сызганып иҗат итәргә, авыл халкы белән күңел ачарга мөмкин. Без җырларга-биергә түгел, ә җитди чара – хисап сессиясенә килдек.

Илсөя Садыйкова фотолары

Терлекчелек – авыл үсеше

Иң беренче безне авыл уңганнарының үз куллары белән җитештерелгән күргәзмәсе җәлеп итте. Чөнки Бишнә җирлегендә бүген терлекчелек тармагы тотрыклы үсеш ала. Авыл халкы, элек-электән килгәнчә, мал асрауны төп шөгыльләренең берсе итеп саклый. Бүгенге көндә бу юнәлештә Илһам Шакиров, Данияр һәм Рәмзил Вәгыйзовлар, Ренат Газизов, Марат Нуруллин гаиләләре тырышып хезмәт куя. Аларның хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр асрала, үгезләр симертелә, сарыклар үрчетелә. Узган ел авылда тагын ике фермер хуҗалыгы барлыкка килүе сөенечле хәл. Рамил Вәлиәхмәтов 21 баштан артык үгез симертә, шулай ук 60 баш сарык асрый башлаган. Гөлнара Габделвәлиева гаиләсе, исә, савым сыерлары тоту белән шөгыльләнә: бүген аларның хуҗалыгында 9 баш сыер һәм 6 баш бозау бар. Алар үз продукцияләрен күргәзмәдә дә тәкъдим итте. Шулай ук, шәхси эшмәкәр Евгений Шишкин һәм Илгиз Биккенеев та авыл икътисадына үз өлешен кертә – 150ләп баш сарык үрчетәләр.

Җирлектә барлыгы 215 мөгезле эре терлек (96сы сыер) һәм 364 сарык исәпләнә. Авыл халкының тырышлыгы, җиргә һәм хезмәткә булган мәхәббәте Бишнәнең киләчәгенә ышаныч өсти. Терлекчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр саны арту — авылның яшәвен, үсешен дәлилләүче күрсәткеч.

Төп проблема – юллар

Бишнә җирлегенең төп проблемасы – торак пунктлар арасында һәм авыл эчендә юллар булмау. 5 торак пунктның бары тик икесендә генә асфальт түшәлгән. Болар – Бишнә һәм Берновые Кавали авыллары. Башка торак пунктлар арасында кыр юллары гына.

– Җирлек юлларының гомуми озынлыгы 27 чакрымнан артык. Һәм бары тик 7,1 км гына каты өслекле, бу 26,1% ка якын тәшкил итә. Район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән, республика программасы кысаларында, Бишнәнең Тынычлык урамында 400 метр, шулай ук ФАПка керү юлына, машина кую урынына асфальт салынды, – дип сөйли җирлек башлыгы Илгиз Фәтхуллин. – Берновые Кавалидан Бишнәгә кадәр юл булса, ә ул 8 чакрым, мәктәпкә йөрүче балалар саны да артыр иде. Бу хакта Олы Яке авылына килгәч, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткердем. Боз кузгалыр дигән өметем бар.

12 ел эчендә – 5 млн сум

Авылларда көнүзәк проблемаларны чишәргә ярдәм итә торган программаларның берсе – үзара салым проекты. Биредә узган ел 1 млн 641 мең сум җыйганнар. 12 ел эчендә халыктан 5 млн 80 мең сум акча тупланган. Моңа өстәп республика бюджетыннан 20 млн 320 мең сум җәлеп ителгән. Бу барлыгы 25 млн 400 мең сум дигән сүз. Бу акчага бик күп эшләр башкарылган: Бишнә һәм Рус-Мари Кавалы авыллары зираты койма белән әйләндереп алынган, урамнарга һәм торак пунктларга илтүче юлларга вак таш салынган, урам яктырткычлары ремонтланган, Кызыл Кармыш һәм Гремячий Ключ авылларында суүткәргеч системасы тулысынча алыштырылган, Бишнә һәм Берновые Кавалында суүткәргечнең бер өлеше ремонтланган, Бишнәдә яңа су башнясы урнаштырылган.

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

Узган ел үзара салым җыю 103% тәшкил иткән. Һәр авылда сумма төрлечә булгач, җыемның проценты да төрлечә. Белгәнебезчә, иң күп халык Бишнәдә яши, аның каравы иң түбән процент монда күзәтелә. Үзара салым быел да җирлек территориясен төзекләндерү өчен тотылачак. Шуңа да билгеләнгән сумманы вакытында тапшыру мөһим.

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманы тулаем газетабызның №6 (20нче февраль, 2026 ел) санында укырга мөмкин.

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев