Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Җиңү белән кайтыгыз!»

- Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары үткәргән акцияне әнә шулай атадылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби госпитальгә эләккән сугышчыларның рухын күтәрү өчен хатлар язарга булганнар.

Әлеге чара узган гасыр башындагы борынгы татар авылының көнкүреше һәм тормышы яңадан торгызылган ачык һавадагы «Татар авылы» этнография музеенда узды. Үзендә җылылык һәм игелек атмосферасын, халкыбызның рухилыгын, матурлыгын һәм осталыгын саклаган уникаль комплекс буенча искиткеч экскурсиядән соң, барысы да музейның уңайлы йортларының берсендә озын өстәлләр артына җыелды.

Балалар тырышып открыткалар ясадылар, укучылар дулкынландыргыч хатлар яздылар, аларга кыюлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, уңышлар, сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр.

Балалардан 100дән артык открытка һәм ата-аналардан яраланган сугышчылар өчен кислород ингаляторлары – небулизерлар сатып алуга акча Яшел Үзән шәһәре иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары аша тапшырылды.

- Без балаларыбызның әлеге акциянең мөһимлеген аңлавы белән бик горурланабыз. Хатлардагы: "Авыр хезмәтегез, тормышыгызны куркыныч астына куеп, Ватаныбызны һәм тыныч яшәүчеләрне яклавыгыз өчен Сезгә рәхмәт. Сезнең ярдәм белән бу дөньяда яхшылык һәм гаделлек хөкем сөрсен! Сезне туган йортларыгызга исән-сау кайтуыгызны көтеп калабыз! Бөтен Россия Сезнең белән, без сезгә ышанабыз!" дигән җылы сүзләр кадерле солдатларыбызга ярдәм итәчәгенә өметләнәбез.


«Рассвет» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев