Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә
***
- Бу көнне без балаларының, оныкларының тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Төп бурычыбыз – миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны саклау.
Совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез. Батырлык, түземлек, бердәмлек кебек сыйфатлар аларга хәрби күтәренкелек өстәп, алга таба яшәр өчен көч биргән.
Җиңү бәйрәме көнне 79 ел тулу уңаеннан Акъегет авылында тантаналы митинг узды. Бөек Җиңү бәйрәме көнне Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телибез, - дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев