Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Игътибар, балалар!» Әйшә мәктәбендә «Имин хәрәкәт» тематик күргәзмәсе оештырылды

Аның максаты - укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллау формалаштыру; укучыларның урамда үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен камилләштерү.

Күргәзмәне әзерләүдә 1-8нче сыйныф укучылары актив катнашты. Күргәзмәдә авторлык һәм коллектив тематик эшләр тәкъдим ителде. Күп санлы рәсемнәр һәм плакатлар уку йорты коридорларын бизәде.

Күргәзмә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча педагогларның зур һәм планлы эше апофеозы булып тора.

«Юлда бала» кинолекторие, «Куркынычсызлык әлифбасы» дәресе, «Мин урамга чыгам» дискуссиясе, «Синең иминлегең» сыйныф сәгате, «Куркынычсыз велосипед» практик дәресе оештырылды.

 

Чыганак: Новости Зеленодольска телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев