Яшьлек узып китсә дә, ул күңелдә яши икән
Булды, кызлар, эш беркайчан да бетмәс! Әйдәгез әле, бүген күңелгә ял бирик, яшьлекне искә төшерик.
Хәтерлисезме: иң матур күлмәкләрне киеп, чәчләрне бөдрәләп, клубка — вечерга ашыккан чакларны? «Таң», соңрак «Звезды» ансамбле уйнаган көйләргә вальс әйләнүләрне, дус кызлар белән көлешеп-сөйләшеп йөргән мизгелләрне... Нинди бәхетле, ихлас еллар булган!
Яшьлек узып китсә дә, ул күңелдә яши икән. Очрашкан саен дуслар белән сүз барыбер шул матур хатирәләргә барып тоташа.
Бүген фотога карап, кадерле дусларым Гөлсинә белән Гүзәлне искә алам. Гүзәлебез инде арабызда юк... Урыны җәннәттә булсын. «Таң» һәм «Звезды» ансамбльләрендә уйнаган егетләрнең дә урыннары оҗмахта булсын. Аларны искә алуыбыз үзләренә дога булып барып ирешсен.
Килешәсезме, 60+ дусларым? Еллар үтә, әмма яшьлекнең иң матур хатирәләре йөрәктә мәңге саклана.
Розалия Ибраһимова, Норлат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев