Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең 18нче лицей базасында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы узды, анда район һәм шәһәрдән 12 команда катнашты

Норлат мәктәбенең егетләр һәм хатын-кызлар командалары да югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Яшүсмерләр җыелма командасы, узган елгы чемпионнар - Карпов исемендәге лицей командасыннан гына калышып, мактаулы 2нче урынны алды.

Укучылар чын спорт ныклыгын, җиңүгә омтылышны һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Кызлар җыелма командасы, әлеге этапның ике тапкыр чемпионы булып, 1нче урынны яулады. Хәзер аларга Яшел Үзән районы данын Югары Осланда узачак зона этабында якларга туры киләчәк.

Без спортчыларыбызга уңышлар телибез. Команда җитәкчеләре - Юныс Шәмсетдинов һәм Адель Әфләтунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев