Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Мулла Иле мәктәбен быел 4 укучы тәмамлады

Мулла Иле мәктәбен быел 4 укучы – 2 кыз һәм 2 егет тәмамлады. Алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады.

Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады.

Ерак балачак елларына алып кайткан, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Матур, дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. «Идел Аръягы" Үзәкләштерелгән клуб системасы» исеменнән, «Яшьлек» бию төркеменә йөрүче чыгарылыш сыйныф укучыларына Рәхмәт хаты тапшырдык һәм истәлекле бүләкләр бирдек.

Кадерле укучылар без сезне чын кунелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.
Сынауларда тапкырлык, зиһенлек, тел ачкычы юлдаш булсын. Киләчәктә туплаган белемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Кайда гына булсагыз да, нинди генә җирләрдә яшәсәгез дә, безнең мәдәният йортын, “Яшьлек” бию төркемен, репетицияләрне, сәхнә идәненә тезелеп утырып сәгатьләр буе сөйләшеп, гөрләшеп, көлешеп утырган чакларыбызны онытмагыз. Без дә сезнең көләч, шат, мөләем йөзләрегезне, мәдәният йорты өчен, «Яшьлек» бию төркеме өчен куйган тырышлыкларыгызны онытмабыз. Сез безнең өчен иң акыллы, иң тәртипле, иң тәрбияле балалар. Без сезне ничек бар шулай яратабыз. Һәм сезнең белән горурланабыз.

Ак юллар сезгә балалар!

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев