Яшел Үзән мәдәният хезмәткәрләре Кече Шырдан авылында зур очрашуда катнашты
19 май көнне мәдәният хезмәткәрләре тарихи Кече Шырдан авылында зур очрашуда катнашты.
Биредә «Идел Аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин белән эшлекле сөйләшү үтте.
Кече Шырдан — бөек шәхесебез, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Тыкрыклары һәм урамнары Каюм бабайның тарихи эзләрен һаман да саклап килә. Ул хәзер чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне һәм туристларны җәлеп итәрлек югары дәрәҗәдә үсте. Биредә бик күп зур эшләр башкарылды.
«Без әлеге тарихи авылга килгән саен соклануыбызны яшермибез. Искиткеч!» — дип үз фикерләре белән уртаклашты Акъегет авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев