Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел дошман җиребезне басып алмасын: Балтырганга каршы күмәк көрәш кенә нәтиҗә бирә

Яшел Үзән районында Сосновский балтырганына каршы көрәш дәвам итә. Ел саен баш калкытучы бу үсемлек авыл халкына шактый мәшәкать тудыра. Ул бик тиз тарала, болыннарны, елга буйларын били, ә иң мөһиме – кеше сәламәтлеге өчен дә җитди куркыныч тудыра.

Шушы көннәрдә махсус комиссия районның берничә авылында булып, балтырганны юк итү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде. Белгечләр элек чабылган мәйданнарны карады, үсемлекнең яңадан үсеп чыгу мөмкинлеген бәяләде.

Быел аеруча сулыклар янында урнашкан авылларга игътибар зур. Нәкъ менә мондый урыннарда балтырган аеруча тиз үрчи. Проблемалы территорияләр арасында Олы Яке, Осиново, Олы Карагуҗа, Ключи, Әйшә һәм башка авыллар бар.

Олы Яке авылында яшәүче үзмәшгуль Рәдиф Гыймадиев әлеге үсемлекне чабу эше белән берничә ел шөгыльләнә.

– Балтырган бик мәкерле үсемлек. Аның суты тәнгә тисә, кояш нурлары тәэ сирендә көчле пешүләр барлыкка ки лә. Шуңа күрә аны вакытында юк итү бик мөһим. Узган ел ике тапкыр чаптык, быел беренче катын башкардык инде, – ди ул.

Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина сүзләренчә, соңгы ел ларда балтырганга каршы көрәш даими алып барыла.

– Рәдиф кебек җаваплы кешеләр булганда нәти җә дә күренә. Шулай ук, үз җирләрен карап тору чы, балтыр ган таралуга юл куймаучы авыл дашларыбызга да рәхмәтлебез, – ди ул.

Шулай да белгечләр бер фикердә: муниципаль хезмәтләр генә бу мәсьәләне тулысынча хәл итә алмый. Республика субсидиясе хисабына җәмәгать урыннарындагы җирләр эшкәртелсә дә, шәхси биләмәләрдә һәм караусыз калган авыл хуҗалыгы җирләрендә балтырган үсүен дәвам итә. Нәкъ менә мондый урыннар яңа орлыклар чыганагына әйләнә. Нә ти җәдә, башкарылган хезмәтнең бер өлеше яңадан юкка чыга.

Яшел Үзән районы башлыгы киңәшчесе Денис Лулаков әйтүенчә, уңай мисаллар да җитәрлек.

– Үз участокларын карап торучы кеше ләр булган җирдә балтырган елдан-ел кими бара. Әмма кайбер җир хуҗалары биләмәләрен ташлый, эш кәртми. Мондый очракларда административ чаралар күрергә туры килә. Бу эштә нәтиҗәгә бары тик бергәләп кенә ирешеп була, – ди ул.

Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, авыл җирлекләре административ-техник инспекция белән берлектә даими рейдлар үткәрә.

– Таләпләрне үтәмәүчеләргә кисә түләр ясала. Алар га ун көн вакыт ка ралган. Шушы чорда учас ток тагы бал тырганны чабып, башкарылган эшне фотодокументлар белән расларга кирәк, – дип аңлатты ул.

Белгечләр тагын бер мөһим нәрсәне ис - кәртә: бал тырганның суты тирегә эләккән очракта, кояш нур лары тәэ си рендә көчле пешүләр барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә аны кул белән юк иткәндә саклык чараларын төгәл үтәү зарур.

Балтырган муниципаль җир белән шәхси биләмә чиген аермый. Шуңа күрә, бу куркыныч тудыручы үсемлеккә каршы көрәштә һәркемнең өлеше кирәк. Авыл ларны чиста һәм куркынычсыз итү өчен, хаки миятләр дә, җир хуҗалары да бер юнәлештә эшлә гәндә генә нәтиҗә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев