Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ясалма орлыкландыру технологы Марат Камалетдинов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Лада Гранта» автомобиле белән бүләкләнде

Яшел Үзән районының «Кызыл Шәрык Агро» акционерлык җәмгыятендәге Әҗәл терлекчелек комплексы 2004 елдан бирле алдынгы күрсәткечләре белән дан тота.

Бу уңышларда ясалма орлыкландыру технологы Марат Камалетдиновның өлеше аеруча зур.
Озак еллар дәвамында ул хезмәтендә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, һәр Сабантуйда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп килде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә аны яшьләргә һәрчак үрнәк итеп куйды.

2014–2015 елларда иммунфермент анализы нәтиҗәләре буенча да Марат Камалетдинов иң югары күрсәткечләргә иреште. Бу аның үз эшенә җаваплы каравын һәм югары һөнәри осталыгын тагын бер кат раслады.

Ясалма орлыкландыру технологлары – терлекчелек тармагының нигезен тәшкил итүче белгечләр. Малларның үрчеме, хуҗалыкның киләчәге күп очракта аларның хезмәтенә бәйле. Шуңа күрә «Кызыл Шәрык Агро» инвесторы Адель Хәйруллинның Марат Камалетдиновның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен югары бәяләп, аны «Лада гранта» автомобиле белән бүләкләве – хезмәт кешесенә күрсәтелгән зур ихтирам. Мондый бүләк республика күләмендә дә сирәк очрый.

Хезмәт кешесенә булган мондый мөнәсәбәт башка хуҗалыклар өчен дә матур үрнәк булсын иде. Ә Марат Камалетдиновка алга таба да ныклы сәламәтлек, хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Рәдиф Закиров. Мамадыш-Әкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев