Яралы йөрәк, көчле рух: сынауларга бирешмәүчеләр тарихы
«Булмый, баш тартыгыз», – диделәр.
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Моннан 38 ел элек Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Закировлар гаиләсенең капкасын кайгы җиле шакый. Өченче тапкыр әти-әни булдым дип сөенеп йөргән Рузания апа белән Рәшит абыйга табиблар башка сыймаслык хәбәр җиткерә: «Балагыз кеше булырлык түгел, калдырып чыгыгыз».
Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче туганнарына барган Рәшит Рузания исемле кыз белән таныша. Вакытны әллә ни озакка сузмыйлар, кавышалар. Яшь гаиләне бәхеткә күмеп уллары Рәдиф, кызлары Рәзинә һәм төпчекләре Гөлшат туа.
– Ул чакта УЗИ дигән нәрсә юк бит инде ул. Норлат хастаханәсендә баламны тапкач, күзем аякларына төште. Дөрес түгел иде. Табиблар тынычландырырга тырышты үзе. Шуннан Яшел Үзәнгә җибәрделәр. Тикшергәннән соң: «Кеше булырлык түгел, калдырып чыгыгыз», – дип киңәш бирүләре бүген дә күз алдымда. Ана йөрәге андый сүзләрне кабул итәме соң?! 4 ай хастаханәдә булдык. Тик баламның ни өчен гарип туу сәбәбен әйтүче булмады. Без дә инде тикшереп, тавыш куптарып йөрмәдек. Авыл кешесе тыйнак бит инде ул. Язмыш сынавына риза булып яшәргә генә калды. Бүген исә, әле дә ярый Гөлшатым бар, дип яшим, – ди күз яшьләрен сөртеп, Рузания апа.
Гөлшат иң әүвәл шуышып, аннан кулына таянып йөри, үсә төшкәч коляскага утыра. Акылы, шөкер, әйбәт. 1нче сыйныфка мәктәпкә күтәреп баралар, каршы барып алалар. Аннан укытучылар өйгә килеп укыта, шулай итеп, 9нчы сыйныфны тәмамлый.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Кызның йөрәк түрендә ниләр кичерүен әйтүе авыр, бер үзе генә белә. Әмма Гөлшат уфтанып, язмышына үпкә белдереп яши торганнардан түгел. Без аннан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдек. Киресенчә, килүебезгә чиксез шат иде ул. Елмаюлы карашы әле дә күз алдында.
– Үпкәләп нишлим инде, Аллаһ мине шулай яраткан. Бер кулым тулысынча эшләмәсә дә, өй тирәсендә ярдәм итәргә тырышам. Сезнең сайт һәм социаль челтәрләрне карап барам. Электр коляскасында йөрим, урамга да чыккалыйм. Теләгем – чын артистларны якыннан күрү, клубыбызны да яңартсалар, концертлар килсә, теләп барыр идем, – ди Гөлшат.
Бүгенге язмам геройлары белән аралашкач, күңелне кызгану хисе түгел, ә соклану биләп алды. Сер түгел, кайчакта юк-барга уфтанып, нидәндер риза булмыйча, дуларга яратабыз. Менә шул мизгелдә Ралия һәм Гөлшат кебек көчле рухлы кешеләрнең барлыгын исебезгә төшереп, Аллаһка шөкер итәргә онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев