Яңалык та, җылылык та – почтальон кулларында: Фидакарь хезмәтләренә лаеклы бәя бирәбез
«Яшел Үзән» газетасы быел да матур традициясен дәвам итә – укучылар гына түгел, почтальоннар арасын да да бәйге оештырдык. Иң актив, иң тырыш, иң җаваплы хат ташучыларны берничә номинациядә бүләклибез.
Һәм бу бик урынлы. Чөнки почтальон – ул гади һөнәр иясе генә түгел. Иртәнге салкындамы, көзге яңгырдамы, кышкы бурандамы – иң элек урамга кем чыга? Почтальон. Кулында авыр сумка, иңендә – җаваплылык. Бер йортка – газета, икенчесенә – пенсия, өченчесенә – посылка, ә кайдадыр аны бары тик җылы сүзләре өчен генә көтәләр.
Авылда хат ташучыны ишек ачып каршы алалар. «Кызым, кер әле, чәй эчеп чык», – диючеләр дә аз түгел. Чөнки ул – яңалык алып килүче кеше. Кемгәдер сөенеч хаты, кемгәдер яраткан газетасын тапшыра. Өлкәннәр өчен почтальон дөнья белән бәйләп торучы җеп кебек.
«Яшел Үзән»нең һәр саны вакытында кулыгызга барып җитсә, белегез: моның артында – менә шул фидакарь кешеләр хезмәте. Алар кар ерып та, пычрак ерып та, чакрымнар узып, безнең өчен йөри. Шуңа күрә бәйге – ярыш кына түгел, ә рәхмәт сүзебез. Күрмичә генә башкарылган зур хезмәтне күрсәтү, бәяләү, зурлау.
Шулай итеп, гадәттәгечә, иң җитез, узган подписка чоры белән чагыштырганда, язылучылар санын арттыра алган хат ташучыларны өч номинация буенча билгелибез:
- «Абсолют лидер» – Акъегет авыл җирлегеннән Люция Садыйкова (1нче фото);
- «Подписка лидеры» – Күгеш авыл җирлегеннән Зөмфирә Хәйруллина (2нче фото);
- «Тотрыклы тираж» – Олы Ачасыр авыл җирлегеннән Рәмзия Шаһиәхмәтова (3нче фото).
Бәйге шартларын тулысынча үтәп, «Көчле команда» номинациясендә җиңү яулаган иң актив Түбән Урысбага почта бүлеген, шулай ук, тәбриклибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев