Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Ягез әле әбиләр»

Олы Ачасырның актив апалары (клубта ремонт булу сәбәпле) Каюм Насыйри музеенда «Ягез әле әбиләр» дигән конкурс оештырды.

Конкурста Низамиева Зәринәгә бишек җырын җырлап бала йоклату, Миңнулина Алфинурга тәмле итеп чәй пешерү серен сөйләү Фатхуллина Нүрия апа җырлау, Шайхуллина Тәскирә апага гөбәдия рецепты белән уртаклашу, Гомәрова Рүзәлия апага помидорны кишер яфрагы белән тозлау серен сөйләү, Кашапова Асия апага татар халык биюен биергә дигән биремнәр бирелгән иде.

-Кызлар барысы да бик молодецлар булдылар. Соңыннан барыбыз бергә "Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа" дигән җыр җырладык, алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Шулай итеп безне җылы кабул иткәннәре өчен музей хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты директоры Фәния Зыятдинова.
Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз 💐💐💐

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X