Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәр пәнҗешәмбе кичендә Норлат авылының «Мөслимә» мәчетендә җәмәгать белән гыйбадәт кылу уза

Бу атнада да җыелганнар.

-Дин кардәшләребез ихлас күңелдән сугыш кырларындагы солдатларыбыз исәнлеге, илебезнең иминлеге өчен дога кылды. Солдат әниләре мәчеткә җыелып үзләренең күңелләрен тынычландыра, зарларын әйтә. Аларның уллары өчен авылдашлар дога кылганга шатланалар. Илгиз хәзрәт Гашурә көненең олы мәгънәсе турында сөйләде. Раил хәзрәт солдат әниләренә батыр уллар устергән өчен рәхмәтен әйтте. "Батыр улларны батыр әниләр генә үстерә ала. Караңгы төнне йолдызлар бизәсә, халыкны батырлар бизи," - диде.

 

Нинди тирән мәгънәле сүзләр!

 

Бу юлы очрашуыбызга Бәчек авылы имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин килде. Ул авылдашларыннан фронтка ярдәм алып килде: 27 мең акча, 50 кг дөге ярмасы. Бик зур рәхмәт. Халыктан җыелган хәйрия акчасына 2 тепловизор алырга заказ бирелә. Хөрмәтле авылдашлар! Изге эштә сез дә катнашыгыз, узегезнең өлешегезне кертегез! – дип сөйли авылның активисты Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев