Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәр йортта көтеп алынган кунак

Исәнмесез, хөрмәтле редакция.

Яраткан газетам «Яшел Үзән»гә поч­тальон кызыбыз Гөлнара Фәтхуллина турында язарга булдым әле. Бигрәк тырыш һәм булган инде ул безнең.

Гөлнара тормышка 18 яшендә үк чыкты. Мулла Иле авылында 11 классны бетергәч, ике ел фермада эшләде. Аның чаялыгын, уңганлыгын почта мөдире Әминә Мөхәммәтшина да күреп, 1993 елда үз янына эшкә чакырды. Менә 30 ел инде ул почтальон булып эшли. 

Авыл зур, табигатьнең төрле чагы була. Шулай булса да, эшен төгәл башкарып, почтаны вакытында тапшыра. Менә ике ел инде Зур Өтәк авылын да аңа ышанып тапшырдылар. Ара якын түгел, вакытында килеп, матбугатны, пенсияне һәм башка кирәк-яракларны биреп китә. Итәгатьле, ачык йөзле почтальоныбызны зарыгып көтеп алабыз. Ә өлкән кешегә шул ачык йөз, тәмле сүз дә кадерле шул.

 
Фәтхуллиннар матур гаилә корып яши, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бер кызлары укытучы, икенчесе ТИСБИда декан урынбасары булып эшли. Ире Тәлгать белән сыер асрыйлар, башка мөгезле эре терлекләр дә тоталар, тавык-чебеш, казлар да күп итеп үстерәләр. Булсын дип тырышып, хезмәт белән чын авылча гомер кичерәләр. Гөлнарабызга сәламәтлек, авыр эшендә сабырлык телибез. Ул һәр йортта көтеп алынган кунак.

Розалия Хөсәенова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев