Гөлсинә апа Йосыпова – йөрәге белән волонтер
Гөлсинә апа Йосыпова – Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы активисты. Ул һәрвакыт ярдәмгә ашыга, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Актив, булган, уңган ханым – авылдашларының кадерен белә торган кеше.
Илсөя Садыйкова фотосы
– Мин тумышым белән Мулла Иле авылыннан, Норлатта инде 55 ел яшим, – дип башлады ул сүзен. – Казанның тегүчеләр һөнәр училищесын тәмамлагач, 1970 елда юллама белән Норлат ательесына эшкә җибәрделәр. Ирем Вәрис белән дә биредә таныштык. Ул чакта клубта биеп, хорда җырлап йөргән чагым. Урысбагага концерт белән барырга әзерләнә идек. Мулла Иленнән күлмәкләр алып килергә кирәк булды. Дус кызым Венера белән шофер булып эшләүче Вәрискә әйтергә булдык, каршы килмәде. Авылга кайттык. Капка төбенә чыккан әни безне күрүгә тиз генә өйгә кереп китте. Белмим, ниләр генә уйлагандыр. «Борчылма, бар да тәртип, шимбә ялга кайткач, аңлатырмын», – дип тынычландырырга тырышсам да, ул атна буе борчылып йөргән. Ә без майда таныштык, сентябрь аенда кавыштык. Мин Вәристән өч яшькә олы идем. Шөкер, тормышыбыз үкенерлек булмады.
Йосыповлар гаиләсен бәхетшатлыкка күмеп, кызлары, аннан уллары туа. Ике бала тәрбияләп үстергән атаанага тагын ике сабыйны да үз канатлары астына алырга туры килә. Вәрис абыйның сеңлесенең ике кызы, төрле сәбәпләр аркасында, шушы гаиләдә тәрбияләнә. Бу гамәле белән дә Гөлсинә апа нинди киң күңелле, олы йөрәкле ана булуын күрсәтә. Чит балаларга да үз күңел җылысын, яратуын жәлләми. Хәер, «чит» дип әйтү һич урынлы түгел – үзенекеләр кебек якын күрә ул аларны.
– Әйе, ике сабый гына тудырсам да, дүрт бала тәрбияләп үстердек. Барысы да исән-сау, шөкер. Улым Норлатта яши, киленем мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта. Оныкларым бишәү. Кызлар миңа «әни» дип яратып дәшә, кайтып йөриләр. Ирем белән 50 ел бергә гомер иттек. Ел ярым элек авырып, бакыйлыкка күчте. Мин 17 ел 5нче разрядлы пәлтә тегүче булып эшләдем, аннары агроном булып хезмәт иттем.
Лаеклы ялга чыккач та, Гөлсинә апа активлыгын киметми. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина чакыргач, каршы килми. Җырлыйлар, бию костюмнары тегәләр, чараларда катнашалар. Илдә махсус хәрби операция башлангач, «Өмет» волонтерлар штабына да ярдәмгә килә. Ялгызы өйдә утырганчы, кулыңнан килгәнчә булышу, әлбәттә, мең кат яхшырак.
– Монда эш кайнап тора. Бүгенге көндә флистан җылы костюмнар тегәбез. Егетләребезне җылытырга кирәк. Безнең ярдәм аларга барып җитә икән, димәк, без дөрес юлда. Бер генә теләк – исән-сау кайтуларын күрәсе иде, – ди ул.
Гөлсинә апа Йосыпова – чыннан да күпләргә үрнәк. Аның тормыш юлы, тырышлыгы, бала-оныкларына биргән тәрбиясе, иренең сеңлесенең балаларына күрсәткән җылы мөнәсәбәте, авылда иҗтимагый эшләрдә активлыгы һәм волонтерлык хезмәте яшь буынга өлге булып тора. Аллаһ сәламәтлектән аермасын, һәр көнгә шулай шөкер итеп яшәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев