«Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр Олы Ачасырда «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим итте
Бүген «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгышын Олы Ачасырда узган митингта «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр тәкъдим итте. Бакча мөдире Миләүшә Төхвәтуллина җитәкчелегендә биредә тәрбияләнүчеләр шигырьләрне сәнгатьле итеп күңелдән сөйләргә өйрәнде, диңгезчеләр биюен кабатлады. Чара җырлар белән үрелеп барды.
"Батырлар онытылмый" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чараны «Гөлчәчәк» 8 балалар бакчасында дәвам итте. Балалар бакчасы мөдире Тухватуллина Миләүшә Илдар кызы җитәкчелегендә бакчада тәрбияләнүчеләр бер ай дәвамында шигырьләрне сәнгатьле итеп күңелдән сөйләргә өйрәнделәр, диңгезчеләр биюен кабатладылар. Чара җырлар белән үрелеп барды.
Әлбәттә, бу бакча мөдиренең һәм бакча хезмәткәрләренең аяусыз хезмәте.
Һәрбер баланың да киләчәге матур һәм кояшлы, ә Батырларыбызның Даны мәңгелек булсын иде! Балаларыбыз тарихыбызны белеп үссен.
Гөлүсә Кәбирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев