Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гасырлар аша....

22 нче март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге «Гасырлар аша...» дип исемләнгән XIII Халыкара шигырь уку бәйгесенең дистанцион муниципаль этабына йомгак ясалды.

Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 30 дан  артык  укучы көч
сынашты.

 
⚡⚡- Укучыларның чыгышларына Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, «Ак калфак»  Бөтендөнья  татар хатын – кызлары  иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары
Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлях, Ленар Шәех бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
📖Ниһаять, шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.  Яшел Үзәнданын яклар өчен иң – иңнәр арасыннан   шәһәребезнең 16 нчы номерлы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Бачков Дмитрий, М.В.Ломоносов
исемендәге күппрофильле лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Хәялиева Ләйлә, Норлат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Әдилә. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә
уңышлар телик. Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк, - дип сөйли туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев