Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гәрәй Рәхим исемендәге конференциядә Әйшә гимназиясе укучысы призлы урын яулады

27нче март көнне Татарстан Республикасының Халыклар Дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим (Г.Родионов) исемендәге VI регионара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Бу чарада Әйшә гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Ризванова Әминә (укытучы Бачкова Э.В.) катнашты. Конференциядә катнашучы укучылар төрле номинацияләрдә көч сынашты. Чыгышларга мәртәбәле жюрилар бәя бирде. Әминә «Г.Рәхим әсәрләрен сәнгатьле уку» номинациясендә шагыйрьнең «Курайлар хоры» дигән шигырен сөйләп, II урынга лаек булды. Аны чын күңелебездән шушы җиңүе белән котлыйбыз. Алдагы чараларда да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев