«Гаилә — якты йортым, җылы учагым»: Олы Ачасыр авылында гаилә көненә багышланган чара узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Гаилә — якты йортым, җылы учагым»: Олы Ачасыр авылында гаилә көненә багышланган чара узды

Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында гаилә мөнәсәбәтләренә, әхлакый һәм рухи кыйммәтләргә багышланган зур чара булып узды.

Кичәнең төп максаты — гаилә традицияләрен кадерләү, әти-әни хөрмәтен, балаларга карата мәхәббәт һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Чара кысаларында мәдәният йортында авылның иҗади гаиләләре чыгыш ясады. Алар үз тормышлары, гаилә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән уртаклашты.

«Гаилә безнең өчен ныклык символы. Без бүген балаларыбызга, оныкларыбызга һәрвакыт бердәм, тату яшәргә кирәклеген күрсәтергә теләдек», — дип сөйләде вакыйганың актив катнашучыларыннан берсе.

Әлеге кичне оештыручылар мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе. Алар үз чиратында гаилә учагын саклау, балаларда әти-әниләренә карата җаваплылык тәрбияләү заманча тормышта иң мөһим бурычларның берсе икәнен билгеләде.


Нет комментариев