Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гаилә белән уку – рухи бердәмлек нигезе: акъегетлеләр Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-конкурсында катнаша

Бала өчен дөнья нәкъ менә гаиләдән башлана. Монда ул үзенең беренче адымнарын ясый, беренче сүзләрен әйтә, беренче китаплары белән таныша. Нәкъ менә әти һәм әни сабыйга матур рәсемле китапларны күрсәтә, беренче әдәби геройларга, аларның язмышларына һәм маҗараларына сокланырга өйрәтә.

 

Әгәр ата-аналар һәм бала еш кына кулга китап алсалар, гаиләдә рухи бердәмлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Уку атмосферасы гаилә традициясенә әйләнергә тиеш. Чөнки нәкъ менә китаптан күңел өчен ризык алырга була.

“Бөтен гаилә белән укыйбыз” Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-конкурсына без дә актив катнашабыз. Улым Салават белән Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен зур теләк белән укыдык. Әкият кызыклы, эчтәлекле һәм балалар өчен бик файдалы. Ул дөреслек, түземлек һәм бер-береңә булышу кебек матур сыйфатлар тәрбияли, – дип сөйләде Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Без һәр гаиләне китап уку традициясен кайтарырга, балаларга вакыт бүлергә, алар белән бергә уйларга, сокланырга, хыялланырга чакырабыз. Чөнки гаиләдә уку – мәхәббәтнең иң якты нурларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев