Фронттагы улын көткән анага лаеклы бүләк тапшырылды
Районның «Фронтка ярдәм өчен» медале белән Люция Садриева бүләкләнде.
Алия Гаязова фотосы, «ЯҮ»
Аның улы Рәнил 2022 елда мобилизацияләнгән. Быел сентябрьдә хезмәттә булуына дүрт ел тула.
– Алты айга бер ялга кайта. Хәбәрләшеп торабыз. Шалтыраткан саен: «Әни, кайгырма, бездә барысы да яхшы», – дип тынычландыра. Без аны исән-сау, җиңү белән кайтыр дип көтәбез. Авыр чакларда безнең янәшәдә булган авылдашларыбызга, җитәкчеләребезгә, хезмәттәшләребезгә рәхмәтем чиксез. Улым беркайчан да зарланмый, киресенчә, безне юата. Нәкъ менә шул сүзләре яшәргә көч бирә дә инде, – ди ана.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев