Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чын мәхәббәт кырыктан соң

Мин кияүгә 18 яшемдә чыктым, ә бер елдан кызымны таптым.

Ирем белән (без бер елгылар) бер-беребезгә мәхәббәтне башта давыл белән чагыштырып булыр иде. Туйдан соң ул акрын гына тына барды. Ә 7-8 елдан соң бу дәртле давыл гадәткә әйләнде. Тагын берникадәр вакыттан соң безнең мөнәсәбәтләр барлык төсен җуйган иде инде.

Тормыш тыныч кына акты, буш мөнәсәбәтләр дә артык борчу тудырмады. Ирем белән әрләшмәсәк тә, бер-беребезгә канәгатьсезлек белдермәсәк тә, минем кебек, аның да күңелен сагыш һәм моңсулык биләвен сизә идем. Кайчакта бу сагыш ташып чыккалаганда әйткәләшәбез, аннан соң күңелемдә бушлык, ә иремә карата нәфрәт тойгысы туа.


Теге вакытта, 18 яшьтә, мавыгу, дәрт һәм бер-беребезгә физик тартылуны ирем белән без беркайчан да сүрелмәячәк чын хисләр буларак кабул итүебезне бары тик 30 яшемдә генә аңладым. Шул хисләребезне тирән картлыккача саклаячагыбызга иманыбыз камил иде. Мин хәзер мәхәббәтнең бөтенләй башка нәрсә булуын бик яхшы беләм.

Безгә 37 яшь тулгач, кызыбыз балигъ булды. Баланың психикасына зарар китермәс өчен шул вакытка кадәр ирем белән бергә яшәргә килешкән идек. Аннары скандалларсыз гына аерылыштык. Кызыбыз белән җитди итеп сөйләштек, хәлне аңлаттык. Ул безне аңлады, әмма мин аңа мораль яктан авыр булганын сиздем.

Без бистәдә яшибез һәм югары уку йортлары булмаганлыктан, укуын дәвам итәргә кызыбыз Казанга китте. 5 ел үзем генә тордым, кызым каникул вакытларында гына кайта иде. Ә мин, соңгы елларда миңа чит кешегә әверелгән иремнән башка яшәүдән ләззәт алдым. Чөнки икебез дә өйдә туры килгәндә безгә уңайсыз иде.

Бервакыт иптәш хатын мине юбилеена чакырды. Анда 46 яшьлек Ришат белән таныштым. Ул да хатыныннан аерылган. Менә аның белән аралашкач ук, минем кеше булуын аңладым. Мондый нәрсәләр минем яшьтә бигрәк тә ачык сизелә. Башта без аралаштык кына, аннары очрашуларыбыз романтик төсмерләр алды. Бернинди кискен хисләр, яшьлектәге кебек давыллы дәртләр булмады. Бары тик аңлашу, кеше белән бер минутка да аерылышасы килмәгәндәге ныклы акыл һәм рух бәйләнеше бар иде.

Берникадәр вакыттан соң Ришатның чынлыкта да бөтенләе белән миңа тиң булуына төшендем. Аның күз карашы да миңа карата тирән хисләр кичерүен сөйли иде. Танышканнан соң ярты ел узгач, бергә яшәргә булдык. Мин аның шәхси йортына күчендем. Бергә булуыбызга инде өч ел һәм мин бәхетле! Ир белән хатын-кыз арасында дәрт кенә түгел, ә рухи якынлык булуның да бик мөһимлеген хәзер аңлыйм. Аңардан башка ныклы мөнәсәбәтләр дә, тирән хисләр дә булмый. Ул мәхәббәтнең үзәге.
Без Ришат белән бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Әлбәттә көнкүреш вак-төяк бәхәсләр туа, әмма ул бик тиз килешенә һәм хәл ителә. Әле Ришат белән минем арада эчке тоемлау бәйләнеше барлыкка килде. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, бер-беребезнең кәефен сизәбез. Аның белән дөньяга карашыбыз, уй-фикерләребез, теләкләребез дә туры килә.

18 яшемдәге кебек үк, пар канатыбызны йөрәк белән сайларга кирәклегенә ышанам. Тик, акылны томалау­чы, кешенең чын йөзен күрерлек дәрәҗәдә дәрт давылы сүрелгәч. Янәшәңдәге кешегә аек акыл белән карый ала башлагач кына кавышу, гаилә кору турында уйларга кирәк. Кызганычка, бер-береңә тирән хөрмәткә нигезләнгән чын хисләр кешеләргә кырык яшьтән соң гына килә. Чынлыкта да, «Москва слезам не верит» фильмындагыча – 40 яшьтә тормыш башлана гына әле! Ә күпләр, яшьлектәге давыллы хисләр вакытында кавышканнар, хисләре сүрелгәч тә бер гаиләдә, гадәт буенча яши.

Барчагызга да чын мәхәббәт теләп, Карамалы Таудан Венера.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур

    2
    X