Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чирек гасыр юлда: Дилбәр Әхмәтова 25 ел почтальон булып өч авылга хат-хәбәр тарата

Авыл тынлыгына яшәү яме өстәп, Уразлы урамыннан почтальон сумкасы аскан Дилбәр апа Әхмәтова килә. Кайсы йортта газета, ә кайда пенсияне зарыгып көтеп алалар – ул барысын да белә. Чөнки бу юллардан ул инде 25 ел йөреп хат-хәбәр тарата.

ХАТ-ХӘБӘР БЕЛӘН ШАТЛЫК ТА КИЛӘ

Быел августта Дилбәр апаның почтальон булып эшли башлавына чирек гасыр тула. Үзе бу хакта тыйнак кына:

– Халыкка хезмәт күрсәтәм, авылдашларымны сөендерәм, – ди.

ЯЗМЫШ УРАЗЛЫГА КИТЕРӘ

Дилбәр апа Кама Тамагы районыннан. Мәктәпнең 10 классын тәмамлагач, Казанга китеп, заводта эшли башлый. Әмма язмыш аны Уразлы авылына алып килә. Дус кызының туена кайткач, булачак ире Харис абый белән таныша. Яшьләр, өч ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кора. Харис абый совхозда алдынгы шофер булып эшли.

– Авыл мине һич кенә дә куркытмады, чөнки үзем дә авылда туып-үскән кыз идем. Уразлыны тиз үз иттем. Ул чакта авыл гөрләп тора иде, халык күп, яшьләр дә, балалар да. Хәзер сизелерлек кимеде, әмма бик дус һәм бердәм булып яшибез, – ди ул.

ӨЧ АВЫЛГА – БЕР ПОЧТАЛЬОН

Почтада эшли башлаганда авылда 200гә якын пенсионер булган. Бүген исә аларның өчтән бере генә калган. Дилбәр апа өч авылга хезмәт күрсәтә: Уразлы, Үтәнгеш һәм Никольский. Никольскийда ике генә пенсионер, калганнары – дачниклар. Үтәнгештә дә даими яшәүчеләр аз, әмма шәһәрдән кайтып торучылар газета яздырып ала.

АТ БЕЛӘН ЙӨРГӘН ЕЛЛАР

Бүген юллар белән проблема юк: кышын чистарталар, ире машина белән йөртә. Әмма элек почтальон эше күпкә авыррак иде.

– Ат белән дә, чаңгы белән дә, җәяүләп тә йөргән чаклар булды, – дип искә ала ул. – Бер вакыйга аеруча хәтеремдә сакланган. Ат җигеп, ирем белән Үтәнгешкә киттек. Буранлы, салкын көн. Чанада пенсия акчасы да, газета-журналлар да бар. Берзаман атыбыз дулап алды да, чабып китте. Без чанадан егылып калдык. Нишләргә дә белмибез, калган юлны җәяүләп бардык. Бәхеткә, ат авылга кайтып, бер йорт капкасы төбендә туктаган. Бөтен әйберләр дә урынында иде. Аннан, кыргый хайваннар да, төлке, куяннарны исәпкә алмаганда, очрап куркытмады, – дип искә ала Дилбәр апа.

СЕР САКЛЫЙ БЕЛГӘН КЕШЕ

Авыл кешеләре өчен почтальонның килүе – көтеп алынган ва кыйга. Бигрәк тә өлкәннәр аны якын кешедәй каршы ала. Чөнки Дилбәр апа газета биреп кенә китми, хәлләрен дә белешә, кирәк булса, ярдәм кулын да суза. Чирек гасыр эчендә ул авыл халкының якын кешесенә әйләнә.

– Гаиләләрнең хәлләрен дә беләм, балаларын да. Еш кына кешеләр үз серләрен дә сөйли. Сер капчыгым бик зур инде, – ди ул елмаеп. – Тик беркайчан да кеше сүзен таратканым юк.

«МИН УРАЗЛЫ КЕШЕСЕ»

Дилбәр апа белән Харис абый ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары югары белемле. Бүген ул үзен чын Уразлы кешесе дип саный.

– Авыл почтальонының эше беренче карашка гади генә кебек тоелса да, чынлыкта ул зур сабырлык, җаваплылык һәм тырышлык таләп итә. Көн саен дистәләгән йортка хат-хәбәр, газета-журналлар, пенсия һәм посылкалар илтү – җиңел эш түгел. Әлбәттә, ирем белән улларыма, ярдәм итүләре өчен, рәхмәтлемен. Әле ярый алар бар. Аннан, зур рәхмәтем авыл халкына. Алар мине үз итеп, яратып, елмаеп каршы ала. Уразлы халкы бик әйбәт, сабыр дип әйтер идем. Мин үзем дә бу авыл кешесенә әйләндем инде, – ди әңгәмәдәшем.

РАЙОН ГАЗЕТАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Бүген электрон хәбәрләшү киң таралса да, авылда почта хезмәте һаман да әһәмиятен югалтмый. Матбугат, пенсия, төрле түләүләр – барысы да почтальон аша килеп ирешә. Дилбәр Әхмәтова кебек тырыш, сабыр кешеләр ярдәмендә авыл халкы яңалыклардан хәбәрдар булып яши. Дилбәр апага да әле озак еллар райондашларыбызга шатлык таратырга насыйп булсын.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Район газетасы – туган як тормышының көзгесе. Шуңа да күпләр район газетасын көтеп ала. Чөнки ул – туган як яңалыкларын, авыл кешеләренең язмышларын, район тормышын яктыртучы иң якын басма. Яраткан «Яшел Үзән»егез һәр йортка вакытында килеп ирешсен, ә почтальон сумкасында һәрвакыт күңелле хәбәрләр булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев