Бүгенге көнне һәркем үзгә бер тойгы, ниндидер дулкынлану һәм тантана белән каршы алды
Нинди яшьтә булуына карамастан.
Чөнки 9 май датасының нинди Бөек көн булуын һәркем сабый чагыннан ук белә. Һәм илебезнең һәр почмагында Җиңү көне зурлап билгеләнә.
Безнең районда да бүген тантана. Һәр җирлектә һәм шәһәрдә бәйрәм рухы. Карагуҗалылар да җирлекләрендә узган бәйрәм мизгелләре белән уртаклаша. Биредә бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары инде, кызганыч, юк. Сигез бөртек тыл хезмәтчәне Җиңү көне бизәге һәм хөрмәтле кунаклары.
-Бүген бездә узган митингта Олы Карагуҗа авыл җирлеге Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» җитәкчесе урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов та катнашты. Ул корпорация һәм үз исеменнән барлык халыкны олы бәйрәм белән котлады һәм тыл ветераннарына азык-төлек җыелмасыннан торган бүләкләр тапшырды. Бүген һәркем күңелендә бер генә теләктер: дөньяда тынычлык урнашсын, беркемгә дә кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын иде, махсус операциядәге ир-егетләребез исән-имин кайтып, гаиләләрен шатландырсын! – дип җиткерде Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев